Баш   Кереш   I бүлек: 1.1  1.2  1.3  1.4   II бүлек: 2.1  2.2  2.3  2.4  2.5   Йомгаклау   Чыганаклар   Кушымталар: 1  2  3  4  5  6  7

I  бүлек. Казан ханлыгында феодал вассаллык мөнәсәбәтләрнең
тарихи нигезе һәм төп принциплары

  

 1.4. Казан ханлыгында феодал вассал биләмәләр: мәсьәләнең куелышы

Казан ханлыгындагы феодал вассал биләмәләрне өйрәнү дәүләтнең идарә системасын, территориаль бүленешен һәм феодал вассаллык мөнәсәбәтләрен аныклау өчен кирәк. Феодал вассал биләмәләрнең тормышына игътибарны юнәлтү ханлык һәм аерым территориаль берәмлекләрнең тарихын өйрәнүне конкретлаштыра, дәүләтнең сәяси-сыйнфый һәм хуҗалык эшчәнлеген ачыклауга ярдәм итә.

Урта гасырларда феодал биләмәнең статусы феодал катламнар (аксөякләр, хәрби һәм дини хезмәткәрләр) яшәгән һәм аларның гаскәре урнашкан торак урынның ныгытылуы, ныгытма тирәсендә һәнәрчеләр бистәсе урнашуы һәм тирә-ягында хуҗалык эшчәнлеге белән шөгыльләнүче авылларның күп булуы белән билгеләнә (Толочко, 1989, с. 85).

Казан ханлыгындагы феодал биләмәләр һәм әлеге биләмәләрнең үзәген тәшкил иткән шәһәр, торак пунктлар тарихы күп очракта Болгар дәүләте чорларына барып тоташа. Идел-Кама Болгарстанының төп җирләрендә барлыгы 171 шәһәрлек исәпкә алынган (Хузин, 2001, с. 39). Алар арасында шәһәрләр, хәрби ныгытмалар һәм феодал замоклар бар. Әлеге бүленеш күп очракта шәһәрлекләрнең мәйданына карап билгеләнә. Р.Г.Фәхретдинов мәйданы кечерәк булып та яхшы ныгытылган кирмәннәрне феодал биләмә үзәкләре булган дип яза (Фахрутдинов, 1984, с. 31).

Болгар дәүләтенең феодал, вассал биләмәләрдән торуы язма чыганаклардан чалымлана. Мәсәлән, Ибн Фадлан язмаларыннан Болгар дәүләтендә берничә җирле башлыкның сүз тыңламаулары – илтабар Алмушка каршы чыгулары билгеле (Ибн Фадлан, 1996, 27-29 бб.). Бу факт Ибн Фадлан чорында болгар кабиләләреннән торган берләшмәнең бердәм дәүләт буларак ныгып җитмәгәнлеген дә күрсәтә.

Монгол яуларыннан соң Болгар дәүләте чикләрендә җирле идарәчелекнең саклану-сакланмаувы турында төрле фикерләр бар. М.Г.Сәфәргалиев Бәркә хан вакытында (1258-1266) бу идарә катламы юк ителгән дип саный (Сафаргалиев, 1996, с. 320). Аның фикеренчә, Болгар өлкәсе Бәркә хан яраннары тарафыннан идарә ителгән. Моның сәбәбен ул яулап алынган төбәкләрдә ун мең, мең, йөз, ун гаскәридән торган хәрби берләшмәләр урнашуы белән аңлата һәм яулап алынган җирләр белән турыдан-туры баскаклар (даругачылар) идарә иткән дип саный. Бу фикергә С.М.Шпилевский (Шпилевский, 1877, с. 162) һәм Х.Г.Гыймади (Гимади, 1948, с. 197) каршы чыга. Алар фикеренчә, Алтын Урда чорында Болгар һәм Җүкәтау билекләре (“княжества”) сакланып калган.

Болгар чорында җирле феодал үзәкләрнең тулаем юкка чыкмаганлыклары турындагы фикер соңгы елларда уздырылган археологик тикшеренү нәтиҗәләре белән дә ныгытыла. Мәсәлән, Кама елгасының уң як ярында урнашкан Алабуга, Кирмән, Чаллы, Кашан, Казан, Урмат һ.б шәһәрлекләрнең матди культурасында Болгар дәүләтенең дәвамчылыгы күзәтелә (Кокорина, 2000а, с. 72; Хузин, 2001, с. 188-189; Губайдуллин, 2002, с. 69-71). Бериш шәһәрләрнең ныгытмалары җимерелми. Әлеге шәһәрлекләрдә яшәгән халыкның антропологиясендә үзгәреш тенденцияләре артык сизелми (Газимзянов, 1995а, с. 19-21).

Болгар шәһәрләренең башкаларында да Алтын Урда чорында тормыш дәвам иткән. Алар арасына Болгар, Җүкәтау, Сембер, Кирмәнчек, шәһәрләре керә. Алтын Урда чорында болгар җирләрендә Дегетле, Омар, Арча, Зөя, Тауиле, Тәтеш кебек яңа шәһәрләр барлыкка килә. Г.А.Федоров-Давыдов фикеренчә, “Алтын Урда чоры шәһәрләре мәдәни, җәмгыять һәм җирле үзенчәлекләре сакланышы буенча болгар шәһәрләренең дәвамчылары булып калалар”. Әлеге шәһәрләрнең күбесе XIV гасыр уртасында болгар билекләре үзәге булып оеша (Федоров-Давыдов, 1996, с. 209).

Болгар һәм Алтын Урда чорларында яшәгән Алабуга, Чаллы, Казан, Эчке (Иске) Казан, Өтернәс шәһәрләрендә тормыш ханлык чорында да дәвам иткән (Губайдуллин, 2002, с. 115-122; Бурханов, 2003, с. 256-261).

Чыганаклар һәм тарихи әдәбият аша билгеле Лаеш, Алат, Җөри, Илләт кебек шәһәрлекләрдә бүгенге көнгәчә археологик тикшеренүләр уздырылмаган. Әмма әлеге торак урыннары да тарихчылар тарафыннан ханлык чоры шәһәрләре буларак билгеләнә. Мәсәлән, Ш.Ф.Мөхәмәдъяров, үзенең тикшерүләренә таянып, Болгар, Алат һәм Лаешны шәһәрләр исәбенә кертә, Алатны шул исемдәге даруганың үзәге буларак билгели (Мухамедьяров, 1955, с. 239).

Н.Н.Фирсов фикере буенча, Казан ханлыгы шәһәрләре күп очракта сәүдә-һөнәрчелек үзәкләренә берләшкән олы бистәләрдән торган (Фирсов, 1926, с. 12). Казан шәһәре үзе дә, олы елгалар арасында урнашуы сәбәпле сәүдә үзәге буларак барлыкка килгән (Хузин, 2000, с. 198-208).

М.Г.Худяков Казан ханлыгындагы шәһәрләрне ачыклау мәсьәләсенә тукталып, сәүдә юлы ролен үтәгән Идел-Кама ярларына утырган Алабуга, Сембер, Сарытау, Тәтеш, Лаеш шәһәрләрен Казан ханлыгы шәһәрләре исәбенә кертә (Худяков, 1923, с. 211). Бу исемлекне башка шәһәрләр исәбенә дә артырырга була (кара: куш. 8).

Казан ханлыгы чорына караган шәһәрләрнең аз табылуы аларның Алтын Урда шәһәрләре традицияләренә ияреп, ачык, ягни саклану чаралары каралмаган шәһәрләр буларак яшәүләрендә булса кирәк. Бериш шәһәрләрнең үзәк өлешләрендә, вассал феодал үзе һәм аның гаскәре урнашкан урында гына агач кирмән ныгытмалары булуын фаразларга мөмкин. XVI гасырга караган шундый ныгытмаларның берсе турында Каюм Насыйри үзенең язмаларында искә ала: “Ширданда яшәүче мулла Габдерәҗәпнең биләмәләре, аның йорты һәм аңа караган торак урыннарынары бик зур булып, аларга керү юлында гына да 20 капка булган” (Насыйри, 1977, с. 119).

Арча ягына сугыш белән барганда Мәскәү воеводасы А.Курбский да бәк-морзаларның яшәгән йортларын күреп: “Бик мәһабәт һәм дөрестән дә искитмәле”, – дип язып калдырган (“дворы княжат их и вельмож зело прекрасны и воистину удивления достойны” Курбский, 1913, с. 111). Казан алыну хөрмәтенә уздырылган “изге” җыенда Иван Грозный митрополит Макарий каршында ясаган чыгышында үзенең күп хәрби җитәкчеләрен (воеводаларын) татар шәһәрләре һәм җирләрендә урнаштырып калдыруы турында сөйли (ПСРЛ, XIII, 1965, с. 225). “Казан елъязмачысы” Казан җирен яулап алганда Явыз Иван гаскәрләре “ун көн эчендә төрле зурлыктагы 30 ныгытманы яулап алдылар”, – дип хәбәр итә (“вземше в десят дней великих же и малых острогов 30...” ПСРЛ, XIX, 1903, с. 126). Соңрак, Казан ханлыгы яулап алынганнан соң да, урыслар дистә еллар буена элекке татар шәһәрләре һәм ныгытмалары урынында саклану чараларыннан гаскәр тоталар. Бу шәһәрләр тирәсендә татар бистәләре урнаша. Соңрак аларның бер ишләре (Лаеш, Алабуга, Чистай, Мамадыш, Яр Чаллы, Минзәлә, Тәтеш, Арча, Алат, Малмыж кебекләре) урыс шәһәре буларак яши башлыйлар. Башкалары да урыс авыллары буларак (Алат, Бәтке, Кошчак Олан һ.б.) яшәп кала. Берничәсе (Укрәч Култык, Чаллы һ.б) соңрак җир бүленешенә бәйле язмаларда “пустошь” буларак искә алына (“дознал про тое пустошь, что бывало изстари Татарское городище и от Казанского взятья лежит впусте” Борынгы, 2000, с. 10; 13)

Безнең тарафтан, төрле чыгынаклар, тарихи хәбәрләр һәм археологик тикшерү нәтиҗәләре буенча Казан ханлыгы чорына караган 37 шәһәр, шәһәр тибындагы бистә һәм хәрби ныгытма билгеләнде (кара: куш. 8, карта № 2).

Аларның бер өлешендә ныгытма эзләре сакланмаган. Казанның көньяк, көнчыгыш тарафларында утырган шәһәр тибындагы олы авылларның ныгытылмаган булулары аларны төзүдә ихтыяҗ булмавы белән дә аңлатыла.

Ханлык чорындагы шәһәрлекләрне, агач ныгытмалардан торган бистәләрне XIX гасыр уртасына чаклы сакланып килгән җир үрләр, торак урыннары янындагы борынгы кабер ташлары сакланган әүәлге зиратлар буенча да билгеләргә мөмкин. Казан ханлыгының үзәк җирләрендә бүгенге көнгәчә җирле халык телендә сакланган борынгы зиратларның атамалары да игътибарга лаек: “Морзалар зираты” (Теләче районы, Янсуар авылы), “Гаскәр башлыклары зираты” (Апас районы, Күлгән авылы). “Ханнар зираты” (Теләче районы, Тәмте авылы, Әтнә районы, Мәңгәр авылы, Балык Бистәсе районы, Мәмле Казаклар Чаллысы авылы һ.б.). Казан ханлыгының үзәк җирләрендә бүгенгәчә ханлык чорына караган 243 кабер ташы сакланып калган (кара: куш. 1). Язмаларыннан күренгәнчә, аларның зур өлеше җирле феодалларга куелган.

Казан ханлыгы чорына караган зур зиратлар һәм аларда сакланып калган кабер ташларының күплеге буенча да әлеге урыннарны феодал биләмә – олыс үзәкләре һәм гаскәриләр яшәгән төбәк буларак билгеләргә мөмкин. Мәсәлән, Олы Әтрәч каберлегендә – 50, Мәнгәрдә – 22, Чаллыда – 5 кабер ташы сакланып калган (Юсупов, 1960). Искә алып узган зиратлардагы кабер ташларының күплегенә таянып Н.Бинарк “Казан ханлыгы” дигән язмасында “Олы һәм Иске Мәңгәр авылыннан ерак түгел Казан ханнарының эре биләмәләре, җәйге резиденцияләре бар. Биредә алар карамагындагы гаскәрләр өчен хәрби лагерлар урнашкан”, – дип яза (Бинарк, 1996, 88-91 бб.).

Әлеге шәһәрләрнең ныгытмалары күп очракта очланган бүрәнә казыклы коймалар белән әйләндереп алынган булуы ихтимал. Бәкләрнең торак урыннары тирәсендәге авылларда өлешчә хан, бәкләрнең атлы гаскәре торган һәм алар тирә-як җирлектәге авыллардан җыелган ясактан тукланган.

Шундый бәкләр турында язма әдәбият белгече Нәҗип Нәккаш үз язмаларында: “дәүләт хезмәтендәге югары катлам кешеләре Казанда яшәсәләр дә, аларның хан ярлыгы белән беркетелгән, хан тарафыннан бүләк ителгән җир биләмәләре, авыллары булган”, – дип бәян итә (Нәккаш, 2000, 283 б.). Әлеге бәк-морзалар үзләре дә еш кына шул җир-биләмәләрендәге авылларда яисә аларга якын урнашкан җәйге утар-резиденцияләрендә яшәгәннәр, ял иткәннәр. Вафат булган очракта аларны хезмәтчеләре, гади халык җирләнгән урыннардан аерым күмгәннәр. Бу зиратларда аларның туганнары белән бергә башка югары катлам кешеләре: дин әһелләре, хәрбиләр һәм башка җир биләүчеләр дә җирләнгән.

Казан ханлыгы шәһәрләре бик еш хакимият үзәкләре яисә эре феодал васалларның биләмәләре (“княжества”) буларак күзаллана. Югарыда билгеләп узганча, ханлык чоры шәһәрләренең зур өлеше болгар, Алтын Урда чорларыннан калган ныгытмаларда урнашкан. Мәсәлән, Чулман елгасы аша салынган Нугай кичүе белән янәшә Үкрәч-Култык ныгытмасы урнашкан (РГАДА. Ф. 1209, кн. 643, лл. 207; 376; 489-490). Әлеге хәрби ныгытма янәшәсендә халык шәһәр тормышы белән яшәгән. Ныгытмадан ерак түгел генә Лаеш шәһәре урнашкан һәм тарихи язмалар анда күп хәрби тотыклар яшәгәнлеге турында да хәбәр итә. Шул сәбәпле Е.И.Чернышев бистә тибында төзелгән Лаешны зур феодал үзәк буларак билгели (Чернышев, 1971, с. 276-277). Е.И.Чернышев Казан ханлыгы чорында Агач авылы урынында ныгытылган торак пункт булганлыгы турында яза. Әлеге ныгытма тирәсендә ясаклы халык яшәгән. Агач торак урыны җирлегендә дә татар феодалларының әһәмиятле, стратегик үзәкләре булганлыгы билгеләнә (Чернышев, 1971, с. 275).

Казан шәһәре биләмәсендә урнашкан Кабан шәһәрлеге турындагы фаразлар да игътибарга лаек. Шәһәрлекне феодал үзәк (билек, бәк ныгытмасы) буларак сурәтләгәндә тарихчы шәһәрлек эчендә табылган кабер ташында “әмир”, “солтан”, “солтаннар ярдәмчесе”, “җиңүче” кебек титуллар булуына таяна. Кабан шәһәрлеге тирәсендә һөнәрчелек бистәләре урынына 12, 14, 28 чакрым ераклыкта урнашкан Кече, Олы, Татар Кабаны авылларын санап, шәһәрлекнең сәүдә-икътисади ролен инкаръ итә, бәк (кенәз) резиденциясе булган дип саный (Калинин, 1954, с. 66-107).

Феодал билекләр үзәге исәбенә Арча, Алат, Мишә буендагы Җөри һәм Казаннан көнчыгыш тарафта урнашкан Чаллы белән Алабуга шәһәрләрен кертергә була. Бу фикер бигрәк тә Арча, Чаллы, Алабуга шәһәрләре ныгытмаларының төзелеш чоры Алтын Урда дәверләренә үк тоташуына бәйле ныгый.

Феодал үзәкләр – кальга, аның янәшәсендә урнашкан һөнәрчеләр бистәсе, төбәктәге авыллар, борынгы зиратларда урнашкан кабер ташлары кебек билгеләр буенча ачыклана.

Археологик тикшерү нәтиҗәләре буенча югарыда үрнәк буларак китерелгән феодал үзәкләрнең билгеләмәләре ханлык чорына караган башка бериш шәһәрләргә һәм ныгытылган торак урыннарга да кагыла.

Казан ханлыгындагы билек үзәкләренең (кенәзлек) тоткан роле урыс чыганаклары аша да күренә. 1497 елга караган хәбәрдә Мамук ханның Казан бәкләреннән (“князи”) торган гаскәр белән Арча шәһәренә яу белән килүе сурәтләнә. Язмадан күренгәнчә “Арча бәкләре алар белән каты сугышып, шәһәрләрен бирмәделәр” (“...Арские же князи града не здаша, но битяся с ними крепко” – ПСРЛ, VIII, 1859, с. 232).

Арча шәһәрен билек – җирле хакимият үзәге буларак өйрәнүгә багышлаган хезмәтендә тарихчы Дамир Исхаков урыс елъязмасындагы 1531 елга караган хәбәрдән чыгып “Мәскәүгә баручы илчелек эчендә Арча бәкләре мөстәкыйль сәяси көч буларак катнашкан”, – дип яза (Исхаков, 2002, с. 331).

Арча бәкләре беренче тапкыр тарихта 1489 елда искә алыналар. Арча бәкләре дип удмуртларның сыйнфый катламын атаганнар, дигән фикер дә бар (Макаров, 1995, с. 105). Соңрак чорга караган урыс елъязмаларында Арча бәкләре (“Арские князья”) – татар бәкләре буларак искә алына. Шул ук вакытта Арча кенәзләре буларак ар (удмурт) кабиләләре җирлегендә көн күрүче татар һәм җирле башка халыкларның җитәкчеләре дә аталган (Исхаков, 1995, с. 96). 1552 елда урыс гаскәре тарафыннан Арча каласы яулап алынганда 12 Арча бәге, 7 чирмеш хәрби җитәкчесе һәм 300 тирәсе йөзбаш белән бергә яхшы кешеләр (казаклар) тоткынлыкка төшкән (“...разплениша их Русь, и приведоша, князеи Арских 12, и воевод Черемиских 7, и земских людей лутчих избравше сотников, и стариших 300...” ПСРЛ, XIX, 1903, с. 127). Әлеге чыганак искә алган җитәкчеләрне Арча даругасына кергән олысларның бәкләре, ә Арча шәһәрен феодал үзәк буларак күзалларга нигез бирә.

Д.М.Исхаков урыс елъязмаларында чагылыш тапкан Арча, Нократ бәкләре исемнәрен әлеге төбәктә сакланып калган кабер ташлары һәм шәҗәрәләрдә искә алынган шәхесләрнең исемнәре белән чагыштырып, Арча даругасы, хакимият берәмлеге буларак, Кыпчаклар кланына (ыруына) караган дип фикер йөртә. Ул әлеге кланнарның Арча даругасын үз кулларында, Алтын Урда чорында ук Болгар вилайәте буларак тотуларын һәм соңрак – ханлык оешу чорында, аңа даруга-өлкә буларак кушылу мөмкинлеге турында фараз кыла (Исхаков, 2002, с. 332-339).

Арча төбәге бәкләренә бәйле тагын бер хәбәр Д.Кекинның 1565-1568 елларда җир исәбен теркәү кенәгәсендә урын алган. Кенәгәдә ханлык чорында Шәисуп (Шаһ Йосыф?) кенәзнең биләмәсе булган Аты авылының ташландык хәлдә булуы турында хәбәр бар (РГАДА. Ф. 1209, кн. 153, л. 231 об.). Ханлык чорына караган чыганакта Шәисуп бәкнең 1516 елда Казан илчелеге арасында Мөхәммәд Әминнең авыру хәбәре белән Мәскәүгә баруы турында искә алына (ПСРЛ, XIII, 1904, с. 25). Безнең тарафтан Д.Кекинның язма кенәгәсе буенча 35 җирле феодал биләмәнең урыны билгеләнде. Алар арасында ханлык чорына караган урыс елъязмаларында искә алынган Ярнуш (“что была пуст. Ярнуша князя”), Чабык (1541), Бурнаш (1546), Тереугыл, Кадыш (1546) бәкләр, Камай (1552), Колай морзалар һәм Кошчак, Карамыш оланнар һ.б. бар (кара: куш. 4).

Тау ягындагы җирле феодалларның биләмәләре (“князи которые живут на Свияге”) 1565-1567 елларга караган язма кенәгәдә теркәлгән. М.Н.Тихомиров тарафыннан әлеге биләмәләрнең элекке хуҗалары ханлык чорында яшәгән феодалларның биләмәләре буларак шәрехләнгән. Ул: “Чуаш авыллары атамаларының Казан ханлыгы феодалларының исемнәре белән туры килүләре, әлеге җирләрнең эре һәм вак дәрәҗәдәге татар феодаллары арасында бүленгәнлеген дәлилли”, – дип яза (Тихомиров, 1973, с. 91-115).

Феодал биләмәләрнең хуҗалары арасында дини хезмәткәрләр дә еш искә алына. Әлеге рухи феодалларның исемнәре дә күп авыл атамаларында сакланып калган. Безнең тарафтан, язма чыганакларга нигезләнеп, 21 дини феодалның авыл-биләмәләре урыны билгеләнде (кара: куш. 5).

Тарихи хәбәрдә Казан ханлыгы чорында мари җирендә урнашкан Малмыж шәһәрендә Болтуш бәкнең яшәгәнлеге һәм тирә-яктагы җирләрне биләгәнлеге дә искә алына (“...Малмыж до взятия Казанского был черемисский город, в котором жил князь Болтуш, владевший древними черемисами” Рычков, 1770, с. 18).

Казан ханлыгының төрле өлкәләрендә урнашкан феодал биләмәләр тарихына карган хәбәрләр халык иҗатында да еш чагылыш таба. Аларда җирле җитәкчеләр бик еш хан буларак искә алыналар. Мәсәлән, Җөри төбәге тарихына бәйле бер хәбәрдә “Иске Җөри авылы янында саклану үре калдыклары һәм аның янында борынгы чордан калган зур кабер ташы бар. Әлеге билгеләр бу урында борынгы чорда ниндидер ханның баш каласы булуы турында сөйли”, – диелә (Шпилевский, 1877, с. 401). С.М.Шпилевский тарафыннан язып алынган башка риваять Тауиле (Тавлино) шәһәрлегенә карый. Анда “шәһәрлек янында яшәүчеләр барысы да, элек монда Казан ханнары яшәгән, дип ышандырыга тырыша”, – дип хәбәр ителә (Шпилевский, 1877, с. 490).

Олы Бәрәзә авылында язылган “Олы Бәрәзә тарихы”ннан күренгәнчә, “Алат шәһәре нугай морзаларының каласы була. Ул морзалар хәрби сословие буларак, Казан дәүләтенә хезмәт иткәннәр. Алат морзаларының Мостафа исемле ханнары да булган” (Труды, 1930, с. 160).

Ханлык чорына караган Чура дастанында Чураның әтисе Нарык бәк тә берничә урында хан дип искә алына. Хан дип олылау сүзе Кыпчак ыруы Кара-бигә (бәккә) карата да кулланышта булуы билгеле (Исхаков, 2002, с. 345).

Ханнар турындагы хәбәр Алабуга шәһәре тарихына да карый “Ул вакытта Алабугада Илбакты углы Сөгүн бик хан икән, ул динсез вә залим булып, бозыклык вә әшәкелек юлында вә каферләр белән бергә эчеп бер мәзһәбтә булган. Әлмөхәммәд хан ислам диненә куәт бирмәк өчен ничә мәртәбә нәсихать әйләп, хат җибәрсә дә Сөгүн бик һич илтифат кылмай, бәлки мыскыллавы гына өчен, дин гайрәте белән барып, Сөгүн бикне тотып Казанга җибәреп, Алабуганы Ислам биккә тапшырып Алабугада (64 яшендә) вафат булып, каладан бер читтә булган тауда мәдфүн әйләгәннәр.

Әлмөхәммәд хан Алабугага киткәндә Казанга туганы Галим бикнең углы Мәмәтгәрәй бикне куеп киткән. Мәмәтгәрәй бик һава вә һәвастә вә хатыннар илә кәеф-сафада булып, үзенең хатыны Илбакты кызы Сөгүн бикнең туганы булганлыктан, дәвамлы рәвештә Сөгүн бик илә бер мөслихаттә булып хатлар йөрткән. Казанның олуглары, бу Сөгүн бик илә Казанны урыска бирү мәслихәтендәдер, дип уйлап, бер сүздә булып, Мәмәтгәрәйне ауга чыктыгында тотып алып Казанга Алтын бик углы Хәлил бикне хан кылдылар” (Әмирхан, 2001, 140 б.).

Югарыдан күренгәнчә, Казан ханлыгы чорына караган феодал вассал биләмәләр турында хәбәрләр артык күп түгел. Шулай да, санап узган хәбәрләрдән чыгып, Казан ханлыгындагы феодал вассал биләмәләр турында түбәндәге нәтиҗәләрне ясарга була.

1. Болгар, Алтын Урда чорларында феодал вассал биләмә үзәкләре булган бериш шәһәрләрнең статусы Казан ханлыгы чорында да сакланган.

2. Чыганаклар ханлыкның төрле җирләрендә феодаль вассалларның (“князи”) идарә итүләре турында хәбәр итә.

3. Җирле феодал вассалларның биләмәләре авыллар атамасында чагылыш таба. Биләмәләр үзәге тирәсендә авылларның еш урнашканлыгы күзәтелә.

4. Җирле феодалларның биләмәләре үзләре яшәгән һәм җирләнгән урыннарда куелган кабер ташлары белән дә билгеләнә. Кабер ташларында феодал вассалларның дәрәҗәләре чагылыш таба.

5. Халык иҗатында төбәк тарихына бәйле хәбәрләрдә феодал вассаллар, җирле җитәкчеләр буларак, дәрәҗәләре буенча хан-солтаннар дип искә алыналар.

6. Феодал биләмәләр үзәге ныгытмалар, ныгытма тирәсендә урнашкан һөнәрчеләр бистәсе һәм сәүдә эшчәнлегенә бәйле материаллар буенча билгеләнә.

Санап узган шартлар һәм факторларга таянып Казан ханлыгы төрле феодал биләмәләрдән һәм халыклардан оешкан дип нәтиҗә ясарга мөмкин. Ханлыкка чаклы булган феодал бүленеш күпмедер үзгәрешләр кичергән хәлдә ханлык оешканнан соң да сакланып калган.

 

 Назад Наверх